Җәмгыять

Республикада яшәүчеләрнең һәр дүртенчесе - өлкәннәр

Өлкән яшьтәге пациентлар поликлиникаларга 5,9 миллион тапкыр мөрәҗәгать иткән

Республикада яшәүчеләрнең һәр дүртенчесе - өлкәннәр. Демографик фаразлар буенча, 2030 елга әлеге күрсәткеч 30 процентка җитәчәк. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

Халкының составы буенча Казан, Түбән Кама, Чаллы һәм Әлмәт иң «яшь» шәһәрләр булып кала, ә иң «картлар» – Ютазы, Питрәч һәм Зәй районнары.

Өлкән яшьтәге пациентлар поликлиникаларга 5,9 миллион тапкыр мөрәҗәгать иткән. Көндезге стационарларда өлкән яшьтәге 108 мең кеше (гомуми күләмнең яртысы диярлек) дәваланган. Тәүлек буе эшли торган стационарларда 240 мең өлкән яшьтәге пациентка ярдәм күрсәтелгән. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм бригадалары өлкән яшьтәге авыруларга 305 мең тапкыр барган.

Өлкәннәрне дәвалау үзенчәлекләрен исәпкә алып, республикада гериатрия хезмәте эшли: 56 кабинетта 18 меңнән артык кешене кабул иткәннәр, 205 койкада 3,8 мең пациент дәваланган.

Татар-информ


өлкәннәр

Нет комментариев