Хуҗалыгында биш сыер һәм бозаулар асрый Риназ. Кабаклар да шулар өчен үстерелгән.
Сосна авылында яшәүче Риназ Фазылов быел 15 сутый җирдә кабак үстереп, мул уңыш алды.
«Быел кабакны беренче мәртәбә утырттым, болай ук күп булыр дип тә уйламаган идем, бик мул уңыш җыеп алдык», ди ул.
Хуҗалыгында биш сыер һәм бозаулар асрый Риназ. Кабаклар да шулар өчен үстерелгән.
Сүз уңаеннан, Риназ Фазылов «Хезмәт» сайтында игълан ителгән «Балтач кабагы-2024» бәйгесендә катнаша. Уңышлар телибез аңа.
Комментарии
Без имени
0
0
Вот это да молодцы