Рөстәм Заһидуллин: «Яшьләребез матур итеп бәйрәм итәргә лаеклы»
Райондашларыбыз рәхәтләнеп ял итте
26 июнь көнне Балтачның «Сабантуй» ял паркында зурлап Яшьләр көнен билгеләп уздылар.
— Ил башлыгы тарафыннан июнь аеның соңгы шимбәсе Яшьләр көне буларак билгеләп үтелә. Республика, район җитәкчелеге тарафыннан яшләребез өчен бик күп күләмле эшләр башкарыла. Шулай ук яшьләребез үзләре дә спорт, мәдәният, мәгариф өлкәләрендә районыбыз данын яклап чыгыш ясыйлар. Авыл хуҗалыгы, төзелеш, медицина өлкәләрендә тырышып хезмәт куялар. Һәм алар чын мәгънәсендә матур итеп бәйрәм итәргә лаеклы.
Шуңа күрә яшьләребез өчен 26 июнь көнне Балтачның «Сабантуй» ял паркында зурлап Яшьләр көнен уздырдык.
Бәйрәм чарасында яшьләр сәясәтендә актив катнашкан 200дән артык баланы бүләкләдек. Районыбызның күркәм гаиләләре елдагыча «Коляскалар парады»нда катнашып бәйрәмебезгә ямь өстәде. Яшьләр сәясәтендә актив катнашкан хезмәткәрләребез дә хөрмәтләнде. Балалар өчен күңел ачу үзәкләре эшләде, сәүдә нокталары гөрләде. Районыбызның үзешчән артистлары һәм башкаладан килгән популяр җырчыларыбыз тирә-юньне моңга күмде. Кыскасы, райондашларыбыз рәхәтләнеп ял итте, — диде район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев