Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Ростехнадзор Татарстанда дамбаларны тикшергәндә хокук бозуларны ачыклады

Тикшерүләр Татарстанның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе йөкләмәсе буенча язгы ташу куркынычы фонында уза

Татарстанда гидротехник корылмаларны тикшергәндә аларны имин эксплуатацияләүгә йогынты ясарга мөмкин булган хокук бозулар ачыкланды. 

Апрельдә республикада дамбаларны һәм су агызу объектларын да кертеп, 137 ГТС тикшереләчәк. Тикшерү барышында инде берничә хокук бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында — су агызу корылмаларының эшләми торган бикләү арматурасы,  рәшәткәләрнең чистартылмавы, шулай ук мөмкин булган аварияләрне бетерү өчен матди ресурсларның җитәрлек дәрәҗәдә резервланмавы.

Тикшерүләр Татарстанның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе йөкләмәсе буенча язгы ташу куркынычы фонында уза. Белгечләр механик җайланмаларның торышын һәм терәк корылмаларда су күләмен көн саен тикшереп торуны тикшерәләр.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә гадәттән тыш хәл барлыкка килү һәм үсеш фаразы буенча, Югары Ослан районында Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсе 53,66 метр тәшкил иткән. Сусаклагычка куркыныч, критик дәрәҗә билгесенә кадәр 58 сантиметр калган. Яр Чаллы янындагы Түбән Кама сусаклагычында су дәрәҗәсе 63,71 метр тәшкил итә. Куркыныч дәрәҗәгә кадәр 2,19 метр калды.

Шул ук вакытта республиканың Экология министрлыгында «БИЗНЕС Online» хәбәрчесенә Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсе кими бара, шулай ук су агымы да кими башлаган, дип хәбәр иттеләр.

Бизнес онлайн

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев