Сабан туе – ата-бабалардан калган изге мирас
7 июнь, якшәмбе көнне, районыбызның гүзәл табигать почмагы — «Сабантуй» ял паркында милли бәйрәмебез гөрләде
Борынгы гореф-гадәтләребезне саклый килгән Сабан туе быел да күпмилләтле район халкын бер түгәрәккә, зур мәйданга җыйды. Фидакарьләр бүләкләнде, көрәш кызды, уеннар гөрләде, җыр-музыка тынмады, рәт-рәт тезелгән кибетләр рәхәтләнеп сыйланырга мөмкинлек тудырды.
Балтачыбызның Сабан туе үзенчәлекле аның — бәйрәмгә килгәндә сине тальян моңнары каршылый, утарлар гөрләп тора — бизәкле капкалардан эчкә үтәсең, анда сине гасырлар дәвамында район тормышын чагылдырган һөнәрчелек, кәсепчелек, хезмәт кешесенең уңганлыгы-булганлыгы бөтереп ала, тәмле коймак, татлы чәйләр алар балтачлыларның сый-хөрмәте, якты йөзе, ягымлы сүзе. Шул утарлар тирәсендә райондашларыбыз командалар төзеп спорт уеннарын да башлап куйганнар, — волейбол, пляж волейболы... Бөтен җир чиста, пөхтә, һавасы саф... Ә мәйданнан үзешчәннәребез башкаруында җыр агыла: «Нинди гүзәл минем туган җирем... Нинди гүзәл, матур минем халкым! — Гореф-гадәт, йолалары алтын! Бәйрәмнәре — нинди олы аның, Сабан туе әйләнә Җир шарын!»
Утар янәшәсендә урнашкан сәүдә мәйданчыгы ягыннан килгән тәмле шашлык исләре борынны кытыкласа да, күңел түргә — бәйрәм мәйданына, рухи байлык алырга ашкына. Сабан туена хәер-догасын биреп, мөхтәрәм райондашыбыз Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кыла, озак итеп кылынган догадан күңелләр тагын да нечкәрә, учларыбызны күтәреп без дә кушылабыз, бергәләшеп ил-көнгә тынычлык, матур тормыш, муллык-бәрәкәт, сәламәтлек телибез.
...Алып баручының «Бу җәнлекләр барысы да кая баралар соң?», дигәненә игътибар итсәк, быелгы Сабантуйда Тукайның "Шүрәле«се, «Су анасы», «Кәҗә-сарыгы» да катнаша икән бит! Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел бит быел, шуңа килгәннәр инде алар. Рәсәйдә Халыклар бердәмлеге елы да районыбыз халкының төрле милли киемнәрендә чагылыш таба. Тамашачы бик кызыксынып карады әлеге тамашаны, телефоннарына да төшерде. Әби дә, бабай да, шәкерт-малай да бар монда, нәкъ Тукайча, бик матур! Хәер, Сабан туе бәйрәме ачылышын халкыбыз бик ярата, әле менә җигүле атлар килеп керсә (быел алар күп тә, хәйран бизәлгән дә иделәр), өлкән буын шулкадәр яратып карый икән бу җигүле атларны, яшьлекләрен яңарталар, кызлар алырга да атлар белән бара идек бит без, мерседесларыбыз шушы атлар иде безнең, ди әнә бер абыең җәмәгатенә елмаеп карап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев