Салавыч авылы волонтерлары менә ике ел инде фронтка ярдәм итә
Салавыч җирлеге волонтерлары, һәр атнаның ике көнендә, мәдәният йортына җыелып, маскировкалы челтәрләр үрәләр, чәйләр тутыралар.
Күпләребезнең күзләре кичләрен, Салавыч авылының үзәк юлыннан үткәндә, мәдәният йортына төшәдер, бинаның зур тәрәзәләре аша андагы җанлылыкны күрми калу мөмкин түгел. Юк, яшьләр кич чыкмаган монда, бирегә көмеш волонтерлар фронтка гуманитар ярдәм әзерләү өчен килә. Дүшәмбе көнне дә утызлап кеше җыелган иде.
— Ярдәм итәргә, гомумән, шушы утыз кеше йөри, — ди волонтерлык эшчәнлеген җәелдереп җибәрүдә башлап йөргән мәгариф ветераны Гөлшат Гарипова. — Әле алар килгәндә үзләре белән чәй әзерләргә кирәкле бөтен әйберне төяп килә. Менә берсе бер пакет сумка чәй алып килгән, әллә ничә кап монда, шикәрләр пачкасы-пачкасы белән. Мәдинә апабыз токмач җәеп китергән, мәтрүшкәләрне менә ничек җыйнак итеп чәчәкләрен генә өзеп киптерәләр... Менә бу ак сөт савытларында киптергән ипиләр... Һәрберсе шундый уңганнар, тырышып эшлиләр, куллары-кулга йокмый. Сетка үрүче кызларга сокланып туялмыйбыз, сеткасын элеп тә куялар, шул арада ленталарны беркетеп тә чыгалар. Берсен дә аерым-аерым әйтеп булмый, бөтенесе дә мактауга лаек. Шулай да Рәмзия Әминовага аерым тукталасы килә, районда Пенсия идарәсендә җаваплы хезмәт башкара ул, гаиләсе, өч баласы бар, өлкәннәр белән гомер итә, шулай да фронтка булышырга вакыт таба. Яшьләр дә күбрәк тартылса әйбәт булыр идем дим. Гөлшат Гарипова күбрәк волонтер Елена Вәлиева төркеменә ярдәм итүен белдерде, әле менә ун сеткага заявка алганнар, тиз көннәрдә үреп тапшырырга кирәк. Яңгулның аш ясаучы волонтерларына токмач җәеп-кисеп тапшыралар. Токмач җәю-кисү дигәннән, шушы көннәрдә Яңгул авылы волонтерларының әйдәүчесе Ләйлә Габделхакова белән дә сөйләшеп алган идек. «Әгәр токмачны даими һәм күп итеп кисеп бирүчеләр булса, без вакытыбызны токмач кисүгә сарыф итмичә, күбрәк сетка үрер идек, — диде ул. — Чөнки маскировкалы челтәрләр һай бик күп кирәк бит, гел сорап кына торалар аларны». Ләйлә апаның әлеге гозеренә колак салучылар табылыр, әле фронтка ярдәм итәргә алынмаганнар бәлки токмач кисеп булышырга тотыныр.
Гөлшат Гарипованың изге эшкә беренчеләрдән булып алынуына гаҗәпләнә торган түгел, гомер буе мәктәптә балалар белән эшләгән мөгаллимә мобилизация башланганның беренче көненнән бирле улларын махсус хәрби операциягә озаткан аналар, ирләрен озаткан хатыннар өчен җан ата. Үзе дә тыныч тормышта баласын югалткан, ирсез калган ханым җан җылысын шушындый изге эшләрдә таба. Ире махсус хәрби операциядә булган авылдашы Венераның да гозеренә битараф кала алмый ул.
— Эдуард безнең авылдашыбыз Габдрахманова Венера Зөфәр кызының тормыш иптәше, — ди Гөлшат апа. — Беренче көннәрдән бирле махсус хәрби операциядә. Узган атнада Эдуард сораган әйберләр буенча сбор ачтык, кем нинди ярдәм күрсәтә ала, булышсак иде, 50, 100, 500 сум акчаларыбызны кызганмасак иде, сеткаларга сорау зур, күбрәк кеше җыелып, күбрәк үрсәк, ярдәм итсәк иде кулыбыздан килгәнчә. Безнең авылыбыз халкы һәр эштә дә бердәм, тырыш. Егетләребезнең бу гозерләренә дә активлык күрсәтик, битараф булмыйк. «Мама Лена» да Эдуардка ярдәм итәргә алынды, күрше-тирә волонтерлар да ярдәм кулы сузабыз дип торалар. Минем райондашларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә, әйдәгез, бергәләп Эдуардка кирәкле ярдәмне җыеп бирик, барысы да фронт өчен, барысы да илебез, үзебез һәм җиңү өчен бит!
Волонтерлар эшләгәнгә, аларның йөрәкләре махсус хәрби операция кырындагы егетләребез өчен янганга куанырга гына кирәк. Әле ярый алар бар, алар бездән артык берни өмет итми, бары тик булыша гына, үзләре дә, күреп торасыз, ничек кирәк алай булышалар, кирәк икән акчасын да бирәләр, группага куйсалар да, аларныкы күренми, шулай тиештер дип кенә кабул ителә.
«Авыл хәбәрләре группасына язып куюга, көченнән нәрсә килә, шуны китерәләр, киптереп тә әзерләп алып киләләр, — ди Гөлшат Гарипова.
— Кыш көннәрендә ак материалдан түлләр ертып, шуларны сеткага берекетеп эшләгән идек. 30 волонтер белән төркем булдырдык, җәй айларында кимеп китәләр алар, без бөтенебез бергә җыелып эшлибез. Мин гади генә бер кеше инде, шулай да тыңлыйлар үземне, акчалата да ярдәм итәләр. Эштән кайткач киләләр, җәй көннәрендә балалар да әбиләренә, әниләренә ияреп булышырга йөрде. Афәтләр бетсен иде инде, егеләребезне югалтабыз бит, әниләр, тол хатыннар, аларның балалары бик кызганыч.
Салавыч авылы волонтерлары эшләп кенә тормый, ял да итеп алалар. Авыл җирлеге башлыгы белән сөйләшеп, җәй көне Сабантуй үткәргәннәр. Тукай-Кырлайга сәяхәт итеп кайтканнар, циркка да барганнар.
— Сезгә дә рәхмәт әйтәсем килә, — дип дәвам итә сүзен Гөлшат ханым. — Безнең эшебезне күреп, көзге кара кичләрдә гаилә эшләрен калдырып, башкаларга да күрсәтергә килгәнегез өчен. Без үзебез алай анда-монда социаль челтәрләргә куймыйбыз, күрсәтмибез, шул үз төркемебездә генә «кайныйбыз». Ә менә «Хезмәт» газетасының эшебезгә, гомумән, волонтерларга шулай игътибарлы булуы-на чын күңелдән рәхмәтлебез.
Рәхмәт ишетүе рәхәт. Тик бүген әле без ул рәхмәтләрне урап узып ярдәм итүдән туктамыйча, Җиңү көнен якынайтырга тиешбез. Бергә булыйк, бергә булганда гына авырлык-ларны җиңеп, дошманны туктатып булыр. Бергәлекне әле тагын да ныгытасы бар. Ә Салавыч авылының уңган волонтерларына эшләрендә, тормышларында уңышлар, афәт җилләренең берсенә дә кагылмавын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев