Сөбеханалла! Абдуллиннарның тугызынчы балалары туды
Җәмгыять

Сөбеханалла! Абдуллиннарның тугызынчы балалары туды

Халыкара гаилә көнендә район ЗАГС бүлегендә  тантаналы рәвештә туган баланы теркәү узды.

Бәйрәм алдыннан Ярак-Чурма авылында яшәүче Җәмилә һәм Илдар Абдуллиннар гаиләсендә  тугызынчы бала дөньяга аваз салды.

Баланы бабасы хөрмәтенә Равил дип атаганнар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова Абдуллиннар гаиләсен ихластан котлап, Илдар әфәндегә туу турында таныклык тапшырды.


Нет комментариев