Солдат әнисе яза
Военкоматтан тагын хат килеп төште
Повестка алган көн дә, медосмотр үткән көннәр дә бик авыр булмады. Китәргә ике көн кала җомга аш иттем, исән-сау әйләнеп кайтсын улым дип, ә шимбә көнне иптәшләрен җыясы килде. Кемне телисең, улым, барысын да чакыр дидем. Апаларым, гаилә дусларым, күршеләрем килделәр ул көнне. Яшьләрнең матур итеп тост әйтүләренә, җырлауларына шаккаттым. Баксаң, бу яшьләр телефонда гына утырмыйлар икән бит. Аралаша, җырлый, бии дә беләләр икән. Биимичә, якын, җан дусты, Казаннан иптәш егете Габдулла да кайтты улымның. Йоклаганда да гармун тоткан килеш йоклыйдыр ул билләһи. Биетеп, җырлатып та күрсәтте соң. Тавыш-тынсыз, бик матур үтте безнең мәҗлес кичәбез. Аллаһыма мең шөкер диярлек..
Менә китәр көн җитте, ул төнне без йокламадык та, өйдә кабул итү көне шикелле кара кичкә хәтле кеше өзелмәде.. Һәркем хәл белергә килә, безне хөрмәт итә икән авыл халкы дип уйлап куям, һәр килгән кеше белән сөйләшәм, елап та алабыз, чәй эчәбез. Улыма ят, тәмле ризыклар ашатасым килеп пешердем, юлга әзерләдем.
Кичкырын сумка тутырдык. Башка солдат әниләренең киңәшләрен дә тотып, сумканы әзерләп бетердек ниһаять.
Менә иртә таңнан кузгалдык, мәчеткә туктап сәдакә салды улым. Күрсәтмәсәм дә, күз яшьләре үзләреннән үзләре ага. Менә военкомат ишеге төбенә килеп җиттек, кереп киттеләр... Моннан да авыр нәрсә бармы икән ул дөнья йөзләрендә.. Беренче мәртәбә солдатка озаткан һәр әни өчен авыр минуттыр бу...
Елама, борчылма, ул исән, барысы әйбәт булыр дип һәркем үзенчә юата... Чын күңелемнән бү сүзләрне әйткән һәркемгә яхшылык телим, сүзләрегез сезгә яхшылык булып әйләнеп кайтсын дим.
Әй, бу икенче төрле елау шул...
Шатлыктан, бәхеттән дә елау түгел..
Кайгы, күз яшьләре дә түгел..
Икенче, сәер, аңлата алмый торган елау..
Күз яшьләре үзләреннән-үзләре ага... Еламыйм дисәм дә..
Улымны озатканнан соң акты да акты...
Кулымда телефон.. Көндез генә түгел... Төнлә дә янымда....
Җомга иртәләре хәерле булсын дип каршы алам мин таңны..
Солдат тормышы башланган беренче көн-төн үттеп бара...
Солдат дим инде.. Форма алдылар, өс киеме бар, пагон тектек, киемнәр уңайлы, аяк киеме әйбәт, әни, борчылма яме, дип улым шалтыратты..
Юындык.. Борчылма, бар да әйбәт..
Тыныч күңел белән тавышын ишеткәч яттым мин дә, телефон кочаклап...
Төн... Күзләр шыр ачык.. Башта төрле уйлар... Улым йоклыйдыр, бүген арды бит, кичтән йокламады... Мин дә киткәнмен матур уйлар белән..
Иртәнге азан тавышы белән уяндым, түбәгә яуган йомшак яңгыр тавышы колагыма ишетелә, йокы бүлмәсе караңгы, шылт итеп смс тавышы ишетелде... Карыйм әле... Әнием, хәерле иртә... Нинди матур сүз икән бит бу...Теләк телим... яңгыр яуганда теләкләр кабул була ди иде әнием, әкрен генә пышылдап дога укыйм, и Аллаһым, улымны сакла, якла берүк... Кемнән килде смс дип кулымдагы телефонны янә карыйм... Яшьләр кичәге мизгел фоткаларын җибәрә.
Менә шундый халәт, беркемгә аңлата алмый торган, үзләре ага торган күз яшьләре... Сөенечкә булсын, һәркемнең баласы йөрәк парәсе.. Йөрәктән өзелгән бәгырь җимешем, гомерләрең бетмәсен, исән-имин булып әйләнеп кайт, балам, дип уйларым оча гына балам янына.
Синең өйдән чыгып китеп беренче җомга иртәсендәге "Солдат кояшы" әкерен генә күтәрелеп бара улым, әле сез йоклыйсыз, дөньяга нурларын сибеп уятыр сезне дә.. Сине табып кулыма алган чакларым искә төшә, ике кыздан туган балабыз, безнең яклаучы да , саклаучы да булырсың улым дим..
Бүген сезне ерак юл көтә, сәфәр көтә...
Казаннан кузгаласыз, озатырга менәргә насыйп ит Аллаһым... Аллаһым, фәрештәләреңне җибәрмә улым яныннан..
Сабырлык фәрештәләре яннарыбыздан китмәсен берүк, улымны, калган солдат егетләрне саклагыз берүк, барыбга да исәнлектә күрешергә насыйп булсын, берүк, дип эшкә барганда да укыйм.
Улым шалтыратты: - Әни безне кире кайтаралар, әле май бәйрәменнән соң гына китәбез , - ди. Әллә улым армиядән бөтенләйгә кайта, очам гына, әйтерсең канатлар үсте. Ак чәчем бар икән бит минем, матур булыйм, буярга кирәк.. Буяу сыладым, җырлый - җырлый камыр куям. Тагы телефон ..
Әни, юк, без балтачтан икәү китәбез, калганнар кайтып китәләр, без китәбез иртәгә сәг кичке дүрттә.
Бер елак булдым бит ә.. Туктарга кирәк, озатканда бер күз яшен күрсәтмим дип үз-үземә сүз бирдем.
Казан вокзалына килдек барыбыз да, ул, иптәшләре, утыздан артык кеше җыелдык.. Көтәбез солдат автобусын.
Менә килеп туктады ап-ак зур автобус. Иң беренче минем улым төште.. Барып бастылар.. Янга килү юк, менә солдат..
Безнең янга килгәч кочаклаулары, ике сәгать вакыт сизелми дә үтте. Безнең белән дусты гармунчы Габдуллабыз бар бит. Елап торырга вакыт булмады, без биедек тә, җырладык та.
Улыма карап туя алмыйм. Кайсыбызга карарга белми торган матур йөз, бераз гына суырылган. Әни кеше карый барысын..
Апаемның әйткән сүзләре җиңде мине елаудан, исән кеше кайта ул, сеңлем, мин 25,30 ел көтәр идем дә бит, кайтмый диде..
Менә шул көннән соң башланды безнең солдат тормышы. Һәркөн аның белән ашадым, эчтем, йокладым, уяндым. Авыл халкына, дусларыма, хезмәттәшләремә рәхмәт, һәрберсе хәл сорый. Әни мине авыл халкы сорыймы? ди улым. Сораса да, сорамаса да сорый, дим. Мәскәү янындагы Калининец шәһәрендәге частькә урнашты. Аралашучан булгач, иптәшләр бик тиз тапты. Ай ярымнан соң без присяга көненә бардык. Иртән алтыга килеп җиттек.. Көттек сәгать уникегә хәтле. Ябык булгач керә алмадык. Чыкты улым балкып, үзе белән сорап ун иптәшен алып чыктык. Менә иректә яшәүнең рәхәте... Рәхәтләнеп ашаттык, күңел ачтык, төяп кертеп җибәрдек. Бар каравылда торган солдатларны сыйладым, барысына да җитте.
Менә шуннан соң мин еламый башладым . Горурландым улыбыз белән, армия сафларында үз бурычын үтәргә әзер торучы солдатыбыз безнең. Минутын, сәгатен, көнен санап бара торган телефонда постым бар минем. Ачып карамаган бер көнем дә юк. Бер атна, ун көн, ай үтте дигән сүзләрем артта калды. Безнең хәзер 75 көн кайтырга калды. Солдатта ике ел хезмәт итмәгәч тә уңайлы. Җәберләү, кыйнау дигән нәрсәләр юк. Солдат , солдат инде. Яхшы булсаң, синнән дә әйбәт дуслар табыла шул. Ашаудан зарланмый, юыналар, киемне юалар, урын-җир алмаштырыла, үзләре бар җирне юып чыгаралар. Аларны гына эшли ала торган улларыбыз бит безнең, алар авылда чыныгып үскән ләбаса. Телефоннан сөйләшеп торабыз , ял көннәре безнең өчен бәйрәм булды. Шәһәргә чыгып керү мөмкинлеге дә булды.
Быел "Ватанны саклаучылар " елы дип игълан ителде. Балаларыбыз бик куркыныч чорга туры килделәр. Инде һәрберсенең гомерләре бетмәсен диясе кала. Яшьләр наркотиклар кулланып та, аварияләрдә дә күп үлә. Котычкыч замана.. Чын сугыш бара, сугышка киткәннәр, солдатлар да исән - сау әйләнеп кайтсыннар берүк кенә. Безнең авылдан да бар, гомере өзелгәннәр дә, сугышка киткәннәр дә. Солдатка киткән өчен елый бу дип мине орышучылар да булмый калмас. Без бит әни, алар безнең йөрәк парәбез, кайсы бармакны кыссаң да авырта.. Елый алу тагын күңелне йомшарта, ул да бик кирәк..
Раил улымнан соң авылдан өч егет солдатка китте. Смәил авылыннан дустым Люциянең улы китте. Солдат әниләре белән мин үзем төркем төзеп, һәрберсе белән аралашып торабыз. Китүче солдат әниләренә иң беренче булып бардым, чөнки безнең уйлар бер, йөрәкләр шул бала дип сукылдый. Хөрмәтле солдат әниләре, һәрберегез алдында баш иям. Сез авыл, район горурлыгы, без бит армия сафларына барырлык ул - егетләр үстергәнбез.
Яңа ел алдыннан военкоматтан тагын хат килеп төште.. Йөрәгем жуу итте.. Тагын нәрсә булган, мизгел эчендә уйлар биләп алды.. Ачтым әкерен генә.. Йөрәк дерелди..
Баксаң, безне Яңа ел белән котлау хаты булып чыкты. Бик сөендек, әздән генә күңел була бит. Тизрәк шалтыраттым башка солдат әниләренә, аларга да бар, менә безгә күп кирәкми... Рәхмәт бик зур котлау хаты җибәргән өчен Балтач военкомат хезмәткәрләренә.
Безнең башлар горур хәзер, без бит солдат әниләре!!! Барлык солдатлар, сугышка китүче баһадир егетләребез исән- сау әйләнеп кайтыгыз! Раилебез кайтканда без ишле булабыз, Аллаһы бирса, ул киткәч дөньяга аваз салган Ләйләбез, Раяныбыз аны тәпи йөреп каршы алыр, Алла боерса..
Иң ахыргы сүзләремне үзебезнең Нөнәгәр мәктәбе татар теле, әдәбияте укытучысы Рәзинә Гыйльфанова шигыре белән елән тәмамлыйсым килә. Солдат әниләренең уйлары, фикерләре, йөрәкләре бер булып тибә, минемчә. Аларга чыннан да баш иярлек.
Солдат анасына мәдхия.
Улың үсеп, егет булып җиткәч,
Тиеш армиягә барасы.
Бәгыреңнән өзеп җибәрәсең,
Сабыр да син, солдат анасы.
Унике ай шактый озак уза,
Күз яшьләрен бары ай күрә.
Күңелдәге сагыш бураннарын
Солдат анасы гына кичерә.
Аңлыйсың да кебек: шулай кирәк.
Хезмәт итү - егет бурычы.
Тик күңелгә әмер биреп булмый,
Балаң читтә - авыр шунысы.
Беркемгә дә берни сиздермисең.
Батыр да син, солдат анасы.
Улың читтә, унике ай читтә
Түзем дэ син, солдат анасы.
Үтәр көннәр, айлар, ел да үтәр,
Тик исән-сау булсын баласы.
Түзем, сабыр, батыр булган өчен,
Дан сиңа, дан, солдат анасы.
Разина Гыйльфановага шигыре өчен аерым рәхмәт.
Зөлфидә Тлякова,
Нөнәгәр авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев