Субаш укучылары Галиевларның эшчәнлегенә нигә сокланган?
Бертуган Галиевлар кәсепләрен киңәйтү өстендә эшлиләр
Субаш мәктәбенең 7 сыйныф җитәкчесе Ленар Фаязов укучыларны Курмала авылында урнашкан Узор. ру җәмгыяте егетләренең эшчәнлеге белән таныштыру йөзеннән экскурсиягә алып барды.
Бертуган Галиевлар кәсепләрен киңәйтү өстендә эшлиләр. Заманча лазер станоклары ярдәмендә калайдан ясалган күзнең явын алырлык эшләнмәләр затлы һәм сыйфатлы.
Узор. ру брендының даны Балтач исемен чит төбәкләрдә дә таныткан. Егетләрнең уңышлы эшчәнлегенә сокланып кайтты балалар.
Алтын утта сыналыр, адәм эштә сыналыр, диләр. Хезмәт тәмен тоеп эшләүче егетләргә бик туры килә. Афәрин, егетләр! Эшләрегез гөрләп барсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев