Субаш ягы көткән юллы була
Җәмгыять

Субаш ягы көткән юллы була

Инде берничә ай дәвамында Көшкәтбаш-Субаш авыллары арасында юл яңартыла.

Ничә еллар начар юлдан йөреп тилмергән субашлылар өчен бу бик зур сөенче. Яңа салынган юллары сыйфатлы булып, аннан имин йөрүләр насыйп булсын.
Дөрес, бүгенге көндә чакыр-чокырлы юллар районыбызда калып бара. Мәсәлән, Кенәбаш авылына баручы юл. Алдагы көннәрдә аның белән дә таныштырып үтәрбез. Субашлыларның зарын ишетеп, юллы иткән кебек, бәлки районыбызның тагын бер чиктәге авылының да асфальты яңартылыр иде.

Автор фотолары.


Нет комментариев