Бар иде сыер савучы, тракторчыларның дәрәҗәле еллары! Аларга мактаулы исемнәрен дә, орден-медальләрен дә жәлләмәделәр, Социалистик Хезмәт Геройлары да иттеләр.
Районыбызда гына да орденлы гади хезмәт ветераннары күпме! Шундый легендар сыер савучыларыбызның берсе, 40 ел "Яңа тормыш" колхозында сыерлар савып, пенсиягә чыккан Гөлфирә апа Зыятдиновага шушы көннәрдә 80 яшь тулган икән. "Мәчеттә бик мул сыйлы табыннар корып, җитәкчеләр дә, авылдашлар да бик зурлады үземне, барысына да рәхмәтләр яусын", - ди заманында Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, ВДНХ медале, истәлек-юбилей медальләре, Татарстанның беренче Президенты М.Шәймиевның Рәхмәт хаты, бик күп Мактау таныклыклары белән бүләкләнгән Гөлфирә апа. Юбилее уңаеннан ни өчен мәчеттә котлаганнар, нинди хезмәтләре өчен ул шундый югары бүләкләргә лаек булган һәм башка күп сорауларга җавапны сез "Хезмәт" газетасының чираттагы саныннан укып белерсез.
Нет комментариев