Тапшырылган корал өчен  ярты миллион сумнан артык премия 
Җәмгыять

Тапшырылган корал өчен  ярты миллион сумнан артык премия 

2019 елда татарстанлылар ирекле тапшырылган корал өчен ярты миллион сумнан артык премия алды. Бу хакта «Татар-информ» МА биргән интервьюсында Росгвардиянең ТР буенча идарәсенең лицензия-рөхсәт эшләре үзәгенең корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Илнур Сабиров сөйләде.

Республика муниципаль берәмлекләренең хокук бозуларын профилактикалау комиссиясенә республика халкыннан тапшырылган корал һәм сугыш кирәк-яраклары өчен акча түләү өчен 318 гариза җибәрелгән. "Кергән гаризаларны карау нәтиҗәләре буенча вәкаләтле органга татарстанлыларга 520 424 сумга кызыксындыру түләүләрен башкару өчен документлар җибәрелде", — дип сөйләде Илнур Сабиров.

Узган ел республикада яшәүчеләр 322 берәмлек корал һәм 189 сугыш кирәк-яраклары тапшырган. 

"Урынга оператив-тикшерү төркеме чыгачак, ул экспертиза үткәрәчәк һәм моның корал өчен икәнлеген билгеләячәк. Табылдык турында мәгълүмат, кагыйдә буларак, тиз тарала һәм ул чакта корал тартып алыначак, ә аны шунда ук тапшырмаган граждан җинаять җаваплылыгына тартылачак», — дип аңлатты ТР буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт эшләре үзәгенең корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы.

Росгвардиядә корал яки сугыш кирәк — яраклары тапкансыз икән, мөмкин кадәр тизрәк полициягә мөрәҗәгать итәргә-112 яки 02 телефоннарына шалтыратырга кирәк.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев