Татарстан бизнесның коммерция чыгымнары үсеше буенча Россиянең топ - 10 төбәгенә эләкте
Топ-10ны Тула өлкәсе йомгаклый (+45,8 млрд сум)
Татарстанда 2025 ел нәтиҗәләре буенча бизнесның коммерция һәм идарә чыгымнары 57 млрд сумга арткан. Өстәвенә, чыгымнар үсеше буенча республика Россия төбәкләре арасында 8 нче урынны алды, дип яза ТАСС «Финэкспертиза»га сылтама белән.
Коммерция чыгымнары дигәндә продукцияне, товарларны һәм хезмәтләрне базарда сатуга һәм алга җибәрүгә бәйле чыгымнар күздә тотыла. Компаниянең һәм аның административ аппаратының эшләвен тәэмин итүгә идарә чыгымнары керә.
Бизнесның коммерция һәм идарә чыгымнары барыннан да көчлерәк Мәскәүдә арткан (+1,05 трлн сум). Икенче урында — Санкт-Петербург (+287,4 млрд), ә өченчедә — Мәскәү өлкәсе (+287,3 млрд). Бу күрсәткеч буенча топ-5кә шулай ук Краснодар крае (+147,5 млрд) һәм Свердловск өлкәсе (+100,3 млрд) эләккән.
Алтынчы урында Новосибирск өлкәсе (+96,6 млрд), җиденче урында — Ямал-Ненец автоном округы (+63,9 млрд), ә тугызынчы урында — Түбән Новгород өлкәсе (+48,1 млрд сум). Топ-10ны Тула өлкәсе йомгаклый (+45,8 млрд сум).
Реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев