Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстан электрониканы утильләштерү программасында Россиядә икенче урынны яулады

2022 елдан Татарстаннан 551 тоннадан артык электроника чыгарылган, шуның 185 тоннасы — 2025 елда

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла торган «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы экологик агарту һәм калдыклар белән эш итү өлкәсендә югары статусын раслап, лидерлар өчлегенә керде.

Бүләкне ТР экология министры урынбасары Алмаз Тугушев алды. Ул ассызыклаганча, нәтиҗәгә системалы эш һәм халыкның һәм оешмаларның актив позициясе нәтиҗәсендә ирешелгән.

2022 елдан Татарстаннан 551 тоннадан артык электроника чыгарылган, шуның 185 тоннасы — 2025 елда.

Программада катнашу мәктәпләр, балалар бакчалары, бюджет учреждениеләре һәм хакимият органнары өчен бушлай. Техниканы тапшыру өчен табигатьтән рациональ файдалану фонды сайтында теркәлергә кирәк.

Казанские ведомости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев