Татарстан муниципалитетлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү чараларын арттырды
«Бу ярдәм тормышның барлык төп өлкәләренә кагыла – салым ташламаларыннан алып балаларга белем бирүгә һәм психологик ярдәмгә кадәр», - дип өстәде министр урынбасары
Соңгы дүрт елда Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча муниципаль чаралар саны ике тапкырдан артып, 2026 елның 1 апреленә 3 082 гә җитте. Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ведомство махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын билгеләү буенча кабул ителә торган муниципаль актларны исәпкә алып кына калмый, аларны эшләүдә һәм камилләштерүдә методик ярдәм дә күрсәтә.
«Әгәр 2022 ел ахырында без 1 360 ярдәм чарасын теркәгән булсак, бүген алар инде өч меңнән артык. Бу безнең республика өчен Ватанны саклаучылар турында кайгыртуның никадәр мөһим булуын ачык күрсәтә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов.
«Бу ярдәм тормышның барлык төп өлкәләренә кагыла – салым ташламаларыннан алып балаларга белем бирүгә һәм психологик ярдәмгә кадәр», - дип өстәде министр урынбасары.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев