Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстан торак-коммуналь хуҗалыкта аварияләр саны иң аз булган төбәкләр рәтенә керде

өснуллин билгеләп үткәнчә, ягу чоры илнең 59 төбәгендә тәмамланган инде, тагын 30 субъектта ул өлешчә дәвам итә

Татарстан Республикасы җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү өлкәләрендә аварияләр санын киметү буенча лидер төбәкләр рәтенә керде. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр итте.

"Җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү өлкәләрендә аварияләр санын киметү буенча алдынгы төбәкләр дә бар. Болар – Владимир, Калуга өлкәләре, Кабарда-Балкар Республикасы, Тамбов, Вологда өлкәләре, Татарстан Республикасы, Ростов өлкәсе, Кырым Республикасы, Алтай крае һәм Әстерхан өлкәсе. Эшегез өчен рәхмәт!"- дип язган ул.

Хөснуллин билгеләп үткәнчә, ягу чоры илнең 59 төбәгендә тәмамланган инде, тагын 30 субъектта ул өлешчә дәвам итә – нигездә Себердә һәм Ерак Көнчыгышта.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җылылык