Җәмгыять

Татарстан туристлар кабул итү буенча Россиянең дүрт регионына керде

Беренче яртыеллык йомгаклары буенча Татарстан 1,5 млн турист белән бишенче урында торды

Татарстан 2026 елның гыйнвар–июль йомгаклары буенча туристлар агымы күләме буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урынга күтәрелде. Җиде ай эчендә республикага 1,9 млн турист килгән. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче яртыеллык йомгаклары буенча Татарстан 1,5 млн турист белән бишенче урында торды.

Җиде ай эчендә туристлык сәфәрләре саны буенча лидерлар булып Мәскәү — 7,6 млн, Мәскәү өлкәсе — 4 млн һәм Санкт-Петербург — 4 млн., бишенче урында Свердловск өлкәсе — 1,3 млн. турист урнашкан.

Вести-Татарстан


Нет комментариев