Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстанда 1 июньнән «Чиста һав » операциясе башланды

2025 ел нәтиҗәләре буенча 6,5 меңгә якын автомобильне тикшергәннәр. 151 җиңел автомобиль, 12 йөк машинасы һәм 5 автобус контроль узмаган

Татарстанда 1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр «Чиста һава» операциясе үткәреләчәк. Бу хакта республиканың Экология министрлыгында хәбәр иттеләр.

Тикшерүләр төп автомагистральләрдә һәм контроль-үткәрү пунктларында газ анализаторлары һәм төтен үлчәү приборлары ярдәмендә узачак. Чараларда ТР Дәүләт автоинспекциясе һәм Дәүләт автокүзәтчелеге хезмәткәрләре катнаша. Операция транспортның әйләнә-тирә мохиткә һәм кешеләр сәламәтлегенә тискәре йогынтысын киметү өчен «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә.

2025 ел нәтиҗәләре буенча 6,5 меңгә якын автомобильне тикшергәннәр. 151 җиңел автомобиль, 12 йөк машинасы һәм 5 автобус контроль узмаган. 

ТР Экология министрлыгының атмосфера һавасын саклау бүлеге башлыгы Илдар Шакрамов аңлатканча, Татарстанда пычраткыч матдәләр күп булган транспорт өлеше тотрыклы рәвештә кими. 2016 елдан күрсәткеч 7,7 проценттан 2025 елда 2,6 процентка кадәр кимегән. Бу автопаркны яңарту, искергән машиналарны чыгару һәм ягулык станцияләрендә яхшыртылган экологик характеристикалы ягулык сату белән бәйле. Чагыштыру өчен: 2024 елда 168 машина, 2023 елда – 184, 2020 елда 220 машинада артыклык ачыкланган.

Вести Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев