Татарстанда 2025 елда 28 мең компания һәм ИП эшчәнлеген туктаткан
Моннан тыш, эшне туктату җинаять юлы белән алынган керемнәрне легальләштерү һәм террорчылыкны финанслау белән бәйле схемаларны чикләү чаралары кысаларында мөмкин
Татарстанда 2025 елда 28 мең оешма һәм шәхси эшмәкәр эшчәнлеген туктаткан. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР икътисад министрының беренче урынбасары — эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова хәбәр итте.
Наталья Кондратова сүзләренчә, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының гомуми саны 185 меңнән артып киткән. Кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә 928 мең кеше эшли.
2025 елда 35 меңнән артык хуҗалык итүче субъект теркәлгән, шул исәптән 33 меңнән артыгы —кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары. Шул ук чорда 28 мең оешма һәм шәхси эшмәкәр эшчәнлеген туктаткан.
Кондратова эшне туктатуның төп сәбәпләрен атады. Күпчелек очракта бизнес хуҗаларның үз карары белән ябыла. Шулай ук теркәү органы инициативасы белән оешма яки шәхси эшмәкәр реестрдан төшереп калдырылырга мөмкин, әгәр эшчәнлекнең фактта алып барылмавы ачыкланса йә документларда дөрес булмаган белешмәләр ачыкланса.
Моннан тыш, эшне туктату җинаять юлы белән алынган керемнәрне легальләштерү һәм террорчылыкны финанслау белән бәйле схемаларны чикләү чаралары кысаларында мөмкин.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев