Татарстанда асылма каен орлыкларын әзерләү башланды
2026 елга Татарстанда урман орлыгы чималын җыюның гомуми планлы күләме кимендә 11,4 тонна тәшкил итә
Татарстанның урман тармагы белгечләре асылма каен орлыкларын җыя башладылар. Эшләр «Экологик иминлек» милли проектының «Урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барыла, дип хәбәр итте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Антонова.
Быел урман хуҗалыкларына барлыгы 805 кг каен, корычагач һәм юкә орлыгы әзерләргә кирәк булачак. Эшкәртелгәннән соң чималны республика питомникларында үсентеләр өчен складларга салачаклар. 2026 ел башыннан ТР Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 1 174 кг орлык җыйганнар инде (күбесенчә нарат һәм чыршы).
Алдагы эш – имән чикләвеге хәзерләү. 2026 елга Татарстанда урман орлыгы чималын җыюның гомуми планлы күләме кимендә 11,4 тонна тәшкил итә.
НТР24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев