Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстанда ел башыннан эшкәртүгә 20 тоннадан артык электроника җибәрелде

Техниканы кабул итүнең җентекле графигы табигатьтән рациональ файдалану фонды сайтының «Электроника» бүлегендә бастырылган

Татарстанда «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә, ул «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Бу хакта ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Февральдә программа кысаларында 11,8 тонна электрон һәм электр җиһазларын җыеп эшкәртүгә җибәрделәр. Экологик акциядә Бөгелмә, Әлмәт, шулай ук Тәтеш, Чүпрәле, Буа һәм Азнакай районнарыннан 40 тан артык бюджет оешмасы катнашты.

2026 ел башыннан утильләштерүгә 20 тоннадан артык электрон һәм электр калдыклары тапшырылган инде. Эшләнгән техниканы республиканың тугыз муниципалитетыннан 59 бюджет оешмасы тапшырды.

«Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы Татарстанда 2022 елдан бирле эшли, һәм республика проектта актив катнаша. 2025 ел нәтиҗәләре буенча төбәк «Лидер-төбәкләр» номинациясендә икенче урынны алды: программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле биредә 571 тоннадан артык электрон җиһаз җыелган.

Акциядә катнашу өчен программаның рәсми сайтында гариза бирергә һәм теркәлү формасын тутырырга кирәк.

Эшкәртүгә компьютер һәм офис техникасы, көнкүреш приборлары (шул исәптән кер юу машиналары һәм суыткычлар), электр инструментлары, фәнни һәм медицина җиһазлары, телефоннар һәм шәхси гаджетлар, шулай ук электрон һәм электр уенчыклары кабул ителә. Моннан тыш, картриджларны тапшырырга була, әмма аларның өлеше тапшырыла торган техниканың гомуми күләменнән 10% тан артмаска тиеш.

Техниканы кабул итүнең җентекле графигы табигатьтән рациональ файдалану фонды сайтының «Электроника» бүлегендә бастырылган.

Вести Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев