Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстанда яңа ел бәйрәмнәре чорында янгынга каршы махсус режим кертеләчәк

Татарстанда 2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим кертү планлаштырыла

Республика Министрлар Кабинетының тиешле карар проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклауга, шулай ук физик һәм юридик затларның мөлкәтен саклауга юнәлдерелгән.

Режим гамәлдә булган чорда 3 класслы куркынычлы пиротехник әйберләр куллану тыелачак.

Сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 метр;
Торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары, хосусый йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта;
Күп фатирлы торак йортлардан 30 метр ераклыкта пиротехник әйберләр куллану тыелачак.
Карарның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына йөкләнәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев