Татарстанда ясалма интеллект үсеше программасына 5 млрд сум акча бүленәчәк
Ясалма интеллект белән эшләргә өйрәтүче кадрлар киләчәктә республикада калачак һәм республика икътисадына эшләячәк, дип планлаштырыла
Татарстан бюджетыннан ясалма интеллектны үстерү программасына 5 млрд сум бүлеп биреләчәк, аны 2026-2030 елларда гамәлгә ашыралар. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың цифрлар министрлыгы башлыгы Илья Начвин хәбәр итте.
- Ясалма интеллект үсеше программасы буенча финанслау күләме елына 1 млрд сум тәшкил итәчәк, яисә биш елга (2026 елдан 2030 елга кадәр) исәпләнгән бөтен программаны гамәлгә ашырган өчен 5 млрд сум дигән сүз. Финанслау чыганагы – республика бюджеты, - диде ул.
Шул ук вакытта бүлеп бирелгән акчаларның бер өлеше соңыннан Татарстан бюджетына кире кайтарылачак, дип ассызыклады Илья Начвин. Ясалма интеллект белән эшләргә өйрәтүче кадрлар киләчәктә республикада калачак һәм республика икътисадына эшләячәк, дип планлаштырыла.
Реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев