Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстанда кунакларны кабул итү хезмәтләре 2,17 млн сумны тәшкил итә

Сатып алына торган хезмәтләр исемлегенә шулай ук, чәкчәкне дә кертеп, сувенир продукциясе китерү дә керә

Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты туроператорларны, журналистларны, блогерларны һәм башка кунакларны кабул итүне оештыру буенча хезмәтләр сатып алуны игълан итте. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 2 172 975 сум тәшкил итә.

Документлар нигезендә подрядчикка урнаштыру, туклану, экскурсия һәм транспорт хезмәте күрсәтүне, шулай ук сувенир продукциясен тәкъдим итүне үз эченә алган комплекслы хезмәт күрсәтергә туры киләчәк.

Контракт кысаларында 5 йолдызлы кунакханәләрнең бер урынлы номерларында 50 тәүлек, 4 йолдызлы категорияле ике урынлы номерларда 10 тәүлек яшәү, шулай ук табигать территорияләрендәге модульле йортларда 10 тәүлек яшәү каралган.

Моннан тыш, кунаклар өчен төшке һәм кичке ашлар оештыру, Казан һәм Зөя утрау-шәһәрчеге буйлап рус, инглиз һәм кытай телләрендә экскурсияләр уздыру, шулай ук төрле сыйдырышлы автобуслар белән транспорт хезмәте күрсәтү планлаштырыла.

Сатып алына торган хезмәтләр исемлегенә шулай ук, чәкчәкне дә кертеп, сувенир продукциясе китерү дә керә.

Реальное время

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев