Татарстанда мобиль уеннар буенча мәктәп лигасы оештырыла
Беренче ярышлар Бөгелмә һәм Апас районнарында, Казанда һәм Яр Чаллыда узачак
Татарстанда якын арада мобиль уеннар буенча «Беренчеләр хәрәкәте» мәктәп лигасы эшли башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» га ТР Рәисе ярдәмчесе, ТРда «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
"Без Татарстанда мобиль уеннар буенча лиганы беренче тапкыр эшләтеп җибәрәбез. Бу яшүсмерләрнең бик популяр мавыгуы. Безнең өчен балалар белән бер дулкында булу һәм шуның нәтиҗәсендә ышанычлы аралашу формалаштыру мөһим. Без яшүсмерләр ярышып кына калмыйча, телефонда иң популяр уеннарның берсен уйнап, бер-берсе белән аралаша, командада эшләргә өйрәнә, дуслар таба ала торган мәйданчык булдырырга булдык. "Беренчеләр хәрәкәте" төрле яшьләрне бер хобби тирәсендә берләштерергә ярдәм итәчәк", - дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.
Катнашучылар бишәр кешелек командаларда көч сынашачак. Сайлап алу этабына гаризаны теләгән һәркем бирә ала. Беренче ярышлар Бөгелмә һәм Апас районнарында, Казанда һәм Яр Чаллыда узачак.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев