Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстанда муниципаль хокукый актлардагы хокук бозуларның 94% уст бетергәннәр

1 апрельгә җирле үзидарә органнары якынча 40 мең актта хокук бозуларны бетергән

ТР Юстиция министрлыгында төбәкнең гавами хакимияте органнары файдалана торган «Кодекс» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы эшенә йомгак ясалды. Утырышны Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов үткәрде.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина хәбәр иткәнчә, «Кодекс» системасы республикада 2018 елдан бирле гамәлдә. Аның сүзләренчә, ул норматив хокукый актларның юридик анализын автоматлаштыра һәм законнардагы үзгәрешләрне оператив күзәтергә ярдәм итә.

Тәкъдим ителгән мәгълүматларга караганда, системаның бөтен эшләү дәверендә 45 меңнән артык норматив актта кануннарга туры килмәү ачыкланган. Хокук бозуларның төп өлеше – 43 668 очрак – муниципаль документларга туры килгән.

1 апрельгә җирле үзидарә органнары якынча 40 мең актта хокук бозуларны бетергән, бу гомуми санның 94%ын тәшкил итә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев