Татарстанның урман хуҗалыгы министрлыгы ел башыннан бирле Татарстанда 192 янгын чыгуы турында хәбәр итте
Урман янгыннары формированиеләрендә 476 кеше исәпләнә, алар карамагында 337 берәмлек техника бар
«Урман-янгын үзәге» төбәк диспетчерлык хезмәте мәгълүматларына караганда, 2026 елның гыйнварыннан республикада янгын чыгуның 192 очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Урман фонды территориясендә урман янгыннарын оператив ачыклау, локальләштерү һәм булдырмау өчен урман хуҗалыклары каршындагы II типтагы 20 урман янгыннары станциясе һәм урман янгыннары үзәге каршындагы III типтагы 5 станция, шулай ук янгынга каршы инвентарьны туплаучы 14 пункт эшли.
Урман янгыннары формированиеләрендә 476 кеше исәпләнә, алар карамагында 337 берәмлек техника бар. Кирәк булганда янгын сүндерүгә резерв көчләр һәм юридик затларның чаралары, шулай ук Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе бүлекчәләре җәлеп ителергә мөмкин.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев