Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Таузар авылы балалары Эльвира Ибраһимованы онытмый

5 нче февраль көнне аңа 51 яшь тулган булыр иде

Талантлы журналист, җәмәгать эшлеклесе, диктор Эльвира Ибраһимованың якты дөньяларны ташлап китүенә тугыз ел булды. Райондашыбызның гомере юл фаҗигасендә өзелде. Әгәр дә исән булса, 5 нче февраль көнне аңа 51 яшь тулган булыр иде.

Таузар авылында туып-үскән кызны авылда онытмыйлар. Шушы көннәрдә Таузар башлангыч мәктәбендә Эльвираны искә алып, аның шигырь укыганын тынлаганнар, тавышын балаларга ишеттергәннәр, музейда аның хакында әңгәмәләр алып барганнар.

— Эльвираның тасмага яздырылган тавышын ишетсәм, әле дә тәннәрем чемердэп куя, — ди Таузар башлангыч мәктәбе директоры Римма Низамова. — Аның тавышы үзенә бер сихри иде бит, һәр кешегә жай таба торган, төшенкелеккә бирелгәннәрнең күңелен күтәрә торган шәхес. Урыны оҗмахта булсын иде.

Искә алуыбыз Эльвира мәрхүмәнең рухын шат кылсын, дога булып барып ирешсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Таузар авылы