Беренче сабыйның исеме билгеле булды
16 гыйнвар көнне Балтач үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә тәүге сабый аваз салган иде. Кили авылыннан Руфинә һәм Рәмзил Сөнгатуллиннар гаиләсендә беренче бала булып туган батыр егет кичә өенә кайтты. Яшь әти-әни улларына Рәмзис дип исем кушканнар.
- Безнең белән бар да яхшы, улыбыз да әйбәт кенә, - ди Руфинә.
Нет комментариев