Төзелешләр районыбызның йөзе
Елдагыча, районыбыз хез-мәтчәннәре республика көненә яңадан-яңа уңышлар белән киләләр.
Елдагыча, районыбыз хезмәтчәннәре республика көненә яңадан-яңа уңышлар белән киләләр. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә терлекчеләребез сөт һәм ит җитештерүдә тырышып эшлиләр. Төзүчеләребез яңа, зәвык белән төзекләндергән биналарны файдалануга тапшыруны нәкъ шушы вакытка тәгаенлиләр.
Районыбызга бәйрәм уңаеннан килгән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Вера Сергеевна Семёнова, район җитәкчелеге катнашында шундый берничә урында булдылар.
Балтач бистәсендә урнашкан мәшгульлек үзәге җәй барышында зур үзгәрешләр кичергән — 14 миллион сумнан артып киткән ремонт, төзекләндерү эшләре бүгенге көн таләпләренә туры китереп эшләнгән. Үзәк җитәкчесе Алмаз Сибгатуллин әйтүенчә, ремонт эшләре җылылык, электр, канализация челтәрләрен алыштыруга гына кайтып калмаган, заманча компьютерлар белән җиһазландырылган уңайлы эш урыннары булдырылган. Залда куелган терминал аша Россиянең барлык төбәкләрендәге вакансияле эш урыннары турында мәгълүмат алырга була.
Югары Шубан авылының олысы-кечесе килгән кунакларны яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты янында каршы алды. «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты ярдәмендә төзелгән, 11 миллион сумнан артык финанс файдаланылган бу бинада сыйфатлы беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү һәм медицина персоналының уңайлы эшен тәэмин итү өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган. Шубанлылар, республика җитәкчелеге ярдәме белән төзелгән бу бина авыл халкына игелекле хезмәт итсен, гаиләләргә, авыручыларга ярдәм һәм таяныч булсын, рәхмәт Сезгә, дигән теләкләрен килгән кунакларга җиткерделәр.
Бу көн Шубан авылы җирлеге халкына икеләтә шатлыклы булды. Яздан башланган ремонттан соң Шубан төп белем бирү мәктәбе үзенең ишекләрен ачты. Моңа укучылар гына түгел, ә авылның балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бик шат. Кечкенә нәниләр өчен якты, заманча бүлмәләр әзерләнгән, һәр уенчык, укыту-тәрбия җиһазлары үзенә тартып тора. «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында ясалган ремонт эшләрен Рамил Гарипов җитәкләгән оешма җиренә җиткереп башкарган. Суммасы да аз түгел — 65 миллион сум тәшкил итә. Оешма эшләр барышында өстәмә чыгымнарны үзләре күтәргәннәр, бинаның тыштан һәм эчтән зәвыклы булуына зур көч куйганнар. Биредәге үзгәрешләр укучылар өчен бик уңайлы һәм ул аларга белем-тәрбия алуга, укытучыларга иҗади эшләргә өстәмә кызыксыну тудырсын, яшь буынга илебезнең лаеклы алмашчысы булырга насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев