Төзүчеләр – матурлык тудыручылар
Көн саен бер кадак какмасаң, йортың таралырга мөмкин, дигән әйтем төзүчеләргә туры киләдер. Чөнки алар ел әйләнәсе һәрдаим хезмәттә. Районыбыз елдан-ел матурлана, төзекләнә икән, монда оста куллы төзүчеләребезнең хезмәте бәһасез.
Район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев белән әңгәмәбез дә нәкъ төзүчеләр, төзелеш хакында.
— Илфат Нуруллович, районыбыз төзүчеләре һөнәри бәйрәмнәрен нинди рухта каршы ала?
— Күтәренке рух белән каршылыйлар дияргә тулы нигез бар. Чөнки районыбызда төзелеш эшләренең туктап торганы юк. Бу, бердән, җирлегебезнең матурлануына бер этәргеч булса, икенчедән, кешеләрне эшле һәм ашлы итү алымы да. Елдагыча республика программаларында актив катнашабыз, иң зур төзелеш эшләре дә шушы программалар аша алып барыла. Алардан иң беренче район халкының күптәнге хыялы булган район үзәгендә төзелә торган боз сараен атап узарга кирәк. Бу зур спорт корылмасындагы эшләрне мондый биналарны төзүдә зур тәҗибәсе булган башкаланың «Стройинжиринг» оешмасы башкара, эшләр график нигезендә бара һәм инде ел азагына ул файдалануга тапшырылыр дип фаразлыйбыз.
— Үзебезнең төзелеш оешмалары эш белән тәэмин ителдеме соң?
— Шөкер, елның-елында районыбызда урнашкан үзебезнең төзелеш оешмаларын эш белән тәэмин итеп барырга тырышабыз. Һәр төзелеш эше башта сызымнан, сметалар исәпләү, аннан проектлар эшләүдән башлана. Аннан соң алар тикшерү-экспертиза уза. Барысы да тәртип булса, төзелеш башланып китә. Безнең бүгенге көндә экспертиза узган шактый гына проектларыбыз бар, район җитәкчелеге аларны тормышка ашыру өчен зур көч куя.
Агымдагы елда «Романтик» ял итү лагеренда төзелеш-ремонтлау эшләре дәвам итте. Яңа биналар төзү, инженерлык эшләре — канализация, су кертү, ут белән тәэмин итү, ел дәвамында ял итү өчен тиешле уңайлыклар, җәй айларында су коену мөмкинлекләрен булдыру юнәлешендә «Строймастер» оешмасы тарафыннан зур эшләр башкарылды. Алдагы елда монда үзгәртеп корулар, төзелешләр тәмамланыр һәм балаларны ял иттерә башларбыз дип уйлыйм.
«Водстрой» оешмасы тарафыннан район хастаханәсендә зур ремонт башкарылды, шулай ук шушы оешма көче белән Улисьял авылында мәдәният йорты яңартыла, Кенә мәктәбендә капиталь ремонт, Чепья мәктәбендә ашханә, Яңгул, Нөнәгәр мәктәпләрендә агымдагы ремонт эшләре башкарылды.
«ПСК АРТ Строй» оешмасы тарафыннан Шубан мәктәбе бинасында үткәрелгән капиталь ремонт эшләре тулысынча тәмамланып килә, башкарылган эшләрнең сыйфаты да югары.
— Районда сәламәтлек саклау биналарын яңарту буенча агымдагы елда да эшләр алып барыламы?
— «Водстрой» оешмасы тарафыннан район хастаханәсендә ремонт турында искә алып киттек, шушы оешма Карадуган авылында урнашкан фельдшер-акушерлык пунктына ремонт үткәрде. «Строймастер» оешмасы Шода авылында, «ПСК АРТ Строй» исә Кече Лызи һәм Чапшар авылларында урнашкан медицина пунктларында ремонт эшләрен башкардылар. «Стройсити» оешмасы Югары Шубан һәм Югары Ушма авылларында яңа фельдшер-акушерлык пунктларын төзүне тәмамлап килә.
— Торак төзелеше юнәлеше буенча да фикерегезне җиткерсәгез иде...
— Бүгенге көндә район үзәгендә һәм авылларда шәхси йортлар төзү дәвам итә. Аларны файдалануга тапшыруны рәсмиләштерү юнәлешендә җирлекләр белән эш даими алып барыла. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, шәхси йортлар төзелешендә башка еллар белән чагыштырганда күпмедер кимү күзәтелә. Яңа йорт төзү белән эш бетми бит, йорт яңа урында булса — уты, суы, газы, юлы кирәк. Болар барысы да бүгенге көндә зур суммаларга төшә.
Ниһаять, бистәнең Каенлык урамында урнашкан 12 фатирлы 3 катлы йортта эшләр ахырына якынлаша. «Гарант» оешмасы йортны файдалануга тапшыргач, мондагы фатирлар ятимнәргә, социаль ипотека буенча чиратта торучыларга биреләчәк.
«ПСК АРТ Строй» оешмасы тарафыннан Балтачның Ленин урамындагы дүрт һәм Каенлык урамында урнашкан күпфатирлы бер йортта ремонт эшләре алып барыла. Август аенда ремонт эшләре тәмамланырга тиеш.
Бу эшләр бистәбезне тагын да матурлар, уңайлы мохит тудырыр, яшәү урыныбызны күңелгә якын итәр, дип уйлыйбыз. Бу исәптән «Мелиоратор» оешмасы Шушма яр буе паркыннан «Сабантуй» ял паркына таба 700 метр озынлыктагы җәяүлеләр күперен (променад) төзеп файдалануга тапшыруы үзе бер вакыйга. Районыбыз халкы инде быел ук милли бәйрәмебез Сабантуйга уңайлы күпер аша баруны хуплап, уңай бәяләде.
Районыбызда урнашкан «Мегаом» «Элви+», «Энергоресурс», «Спектр» оешмаларыннан башка төзелеш объектларын файдалануга тапшыру мөмкин булмас иде. Аларда эшләүче хезмәткәрләрнең тәҗрибәле, максатчан эшләүләрен билгеләп узарга кирәк.
— Районда су белән тәэмин итү, юл төзелеш-ләренә тукталып узыйк әле...
— 2025 ел районыбыз халкы өчен бик мөһим булган су белән тәэмин итү юнәлешендәге эшләрнең иң күп башкарылган ел буларак истә калыр дим. Су кертү эшләре белән районда өч оешма шөгыльләнә — «Стройком», «Аксу» һәм «Раминвест». Быел һәркайсы тарафыннан күләмле эшләр башкарылып килә. Балтач бистәсендә, Кунырда, Иске Салавыч, Түбән Сос-на, Сырья, Мельничная, Әтнә, Карадуган, Пүскән, Яңгул авылларында су линияләрен алыштыру, үзгәртү эшләрен санап китү дә моны исбатлый. Әлеге авылларда су челтәрен төзү һәм ремонт эшләре алдагы елларда башланып, быел төгәлләнгәннәре дә бар. Һәм шулай ук быел башланып, киләсе елларда дәвам итәчәкләре дә бар. Балтач бистәсендә «Стройком» оешмасы тарафыннан З. Космодемьянская һәм Ленин урамнарында канализация челтәрен яңарту һәм КНС урнаштыру буенча эшләр башланып китте. Алдагы эшләр киләчәктә шәхси йортларны да үзәкләштерелгән канализация челтәрләренә тоташтыруны исәпкә алып проектланды.
Юллар төзелеше, аларны ремонтлау, тиешле таләпләргә туры китерү өлкәсендә башкарыла торган эшләребезгә республикадан бүленгән финанс ярдәме алдагы елларга караганда күпкә артык. Моны юлларны, урамнарны асфальтлау, ремонтлау эшләрен киң колач белән алып барылуы үзе раслый. Эшләрнең зур өлеше Балтач бистәсендә башкарыла. Шулай ук һәр җирлектә дә күпмедер күләмдә асфальт җәю планлаштырыла. Бу өлкәдә әле башкарылачак эшләр күләмле, аларга октябрь аенда юл төзүчеләрнең һөнәри бәйрәмендә нәтиҗә ясарбыз.
— Алтын куллы төзү-челәребезгә бәйрәм теләкләрегезне дә ирештерсәгез иде.
— Барлык төзүчеләре-безне, аларның гаилә-ләрен, ветераннарыбызны Төзүчеләр көне белән тәбрик итәм. Безнең бәй-рәм җәйнең иң кызган чорына һәм төзелеш объектларында эшнең тулы көченә барган вакытына туры килә. Заман безгә күп бурыч һәм таләпләр куя. Шушы заман сулышыннан калышмыйча, яңа технологияләрне киң кулланып, эшебезне сыйфатлы итеп башкарсак иде. Төзүчеләребезгә сәламәтлек, озын гомер, эшләрендә уңышлар телим.
Әңгәмәдәш — Вакыйф Зәкиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев