Түбән Кама махсус хәрби операциядәгеләргә һәм яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә 45 тонна гуманитар ярдәм җибәрде
Түбән Камадан Луганск, Старобельск, Донецк һәм Запорожьега гуманитар йөкнең чираттагы партиясен җибәрделәр
«Түбән Кама сугышчыларыбызга һәм яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә чираттагы гуманитар йөк җибәрде — 45 тонна ярдәм», - дип билгеләп үтте Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев.
Гуманитар ярдәмгә медикаментлар, төзелеш материаллары, йөк техникасы өчен шиннар, генераторлар, маскировка челтәрләре һәм башка кирәкле әйберләр кергән. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, боларның барысы артында волонтерларның, предприятиеләрнең, шәһәр халкының зур эше тора.
Исегезгә төшерәбез, 29 апрельдә Түбән Камадан махсус хәрби операциядәгеләргә 29 тоннага якын гуманитар йөк җибәрелгән иде. Ул вакытта төзелеш материаллары, генераторлар, тәгәрмәчләр, сугышчылар өчен адреслы посылкалар, шулай ук автомобильләр, мотоцикллар, мопед һәм махсус җиһазлар озатылган иде.
Бизнес-онлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев