“Уникс”та Гөлназыбыз диплом белән бүләкләнде (+фоторепортаж)
Җәмгыять

“Уникс”та Гөлназыбыз диплом белән бүләкләнде (+фоторепортаж)

27 октябрь көнне “Уникс” концертлар залында КФУның "Беренче курслар көне" фестиваленең гала-концерты узды.

“Бу көнне 2 ай дәвамында барган КФУ институтлары арасындагы көрәшкә нәтиҗә ясалды. Безнең "Яшьлек" бию коллективы халык биюләре номинациясендә 1нче урынны яулады. Җитәкчебез Дамир Хөснетдинов һәм безнең өчен бу зур җиңү булды”, – дип сөенечләре белән уртаклашты райондашыбыз Гөлназ Әсхадуллина. Һәрбер район һәм республикакүләм чараларда актив катнашып, җиңүләр яулаучы Гөлназыбызга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

Гөлназ Әсхадуллина фотолары

 


Гөлназ Әсхадуллина

Нет комментариев