Урамыбыз төзекләнде, шуңа сөенәбез, ди Чутай авылыннан ветеран
Җәмгыять

Урамыбыз төзекләнде, шуңа сөенәбез, ди Чутай авылыннан ветеран

Мин - сугыш чоры баласы. Тормышта авырлыгын да аз татымадык, юлларның да төрлесен күрдек.

Менә узган ел халыктан җыелган үзара салым акчасына Нөнәгәр авыл җирлеге идәрәсе җитәкчесе инициативасы һәм "Кызыл юл" җәмгыяте ярдәме белән, районда иң беренчеләрдән булып, авылыбызның халык күп йөри торган С. Сәйдәшев урамы төзекләндерелде.
"Сельхозхимия" оешмасы хезмәткәрләре тырышлыгы белән юлга гравий җәелде, ике төрле вак таш түшәлде, су агып китү өчен торбалар салынды, як-ягына канау эшләнде. Соңгы елларда урамыбыз шактый сафтан чыккан иде инде. Ә хәзер сөенеп, аннан халык көн дә мәктәпкә, балалар бакчасына бара һәм зиратка йөри.
Фото: http://rus.azattyq.org/content/selo-koyandy-bliz-astany-bez-dorog-vodosnabzheniya/25074171.html

250

Нет комментариев