Җәмгыять

Ветераннар башкалада

Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә районыбыздан берничә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга барды.

Алар - Смәелдән Нәкыйп Нәбиев һәм Разыя Габдрахманова, Балтачтан Мансур Хәсбиуллин һәм Мөбәшира Сафина, Аланнан Габделгани Нәҗипов, Кече Лызидан Анна Петрова, Пыжмарадан Әминә Сабирова. Ветераннарыбыз җылы очрашудан соң Г.Камал исемендәге театрда тантаналы чарада катнашты: күргәзмәне, бәйрәм концертын тамаша кылды.


250

Нет комментариев