Яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен, Конституциягә төзәтмәләр буенча Бөтенроссия тавыш бирү көнен кичектерделәр.
«Тавыш бирү көнен күчерергә кирәк», — диде Владимир Путин.
Яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен, Конституциягә төзәтмәләр буенча Бөтенроссия тавыш бирү көнен кичектерделәр. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез: илнең төп документына төзәтмәләр кертү планлаштырыла. Үзгәрешләр балалар һәм гаилә кыйммәтләренә, социаль гарантияләргә, һәркем алырлык һәм сыйфатлы медицина мәсьәләләренә кагылачак.
Нет комментариев