Волонтер Елена Вәлиева көндәлегеннән
Егетләр яза, ярдәм сорый! Лена апа, передокка керергә мотоцикл кирәгрәк, булса яхшы булыр иде. Егетләр, ташламасын, мама Ленага әйт әле дип калдылар.
* Елена Вәлиева: Шулай яшәргә кирәк; синең бу җирдә яшәвең башкаларга үрнәк булып, игелек, шатлык китерсен.
Бүгенге, «Стольник» дип игълан иткән көнебез шуның үрнәгендә. Сез искиткеч кешелекле, шәфкатьле, Аллаһның рәхмәтләренә, ризалыгына ирешергә насыйп итсен. Һәр кылган изге гамәлегез кабуллардан булсын, әҗер-савапларын өеп бирсен.
* Игелек эшләр өчен матди яктан бай булуың кирәк түгел. Фәкать күңелең киң, йөрәгең шәфкатьле, иманың бай булуы кирәк! Ярдәмне туктатмыйк, хөрмәтле группа!
*Армиядә хезмәт итүче улы өчен әти-әни догасы:
Әлхәмдү лилләһи Раббиль гәәләмиин, әссаләтү үәссәләәмү гәләә расүлиһи Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗмәгыйн.
Йә Раббым Аллаһ... Шушы сәгатьтә барча кимчелек-хаталарымны гафу итүеңне сорап, саулык, ризык, су, һава, йорт, гаилә, бала биргәнең өчен һәм башка барча-барча нигъмәтләреңә олы рәхмәтемне белдереп, Сиңа бик зур үтенечем белән мөрәҗәгать итәм...
Йә Раббым... Минем газиз балам (фәлән улы фәлән) армия сафларында хезмәт итеп, илебезне саклау бурычын үти. Аның исән-сау булуын насыйп итеп, барлык явызлык-лардан, яман сүзләр һәм яман күзләрдән Үзең якла, кемне дә булса хаксызга рәнҗетүеннән һәм үзен дә хаксызга рәнҗетүләрдән имин кыл!
Йә бер Аллаһ! Үзеңнең «Хафиз» («Саклаучы») дигән исем-сыйфатыңны белгәнгә, улымны һәр төрле күңелсез хәлләрдән, бәла-казалардан, явыз, яман ниятле кешеләрдән, шайтан зарарыннан — барча начарлыклардан саклавыңны үтенәм...
Улыбыз (фәлән улы фәләнгә) яхшы, игелек-ле, үзенә ярдәм итәрдәй дус-иптәшләр, хәерле юлдашлар насыйп итеп, аны явыз бәндәләрнең зыяны тимәслек итеп кайгыртуыңны сорап, бер Үзеңә ялварам...
Йә Аллаһ! Улымның исән-сау булып әйләнеп кайтуын насыйп итеп, аңа хәерле, бәрәкәтле гомер, тигез, тыныч, бәхетле гаилә тормышы биреп, үзенә дә, аның балаларына да саулык-иминлек, зирәк зиһен, камил акыл, күркәм холык, йомшак калеб, тулы иман бирүеңне сорыйм…
Йә Раббым Аллаһ! Үзебезгә дә, балаларыбызга да кушканнарыңны үтәп, тыелганнарыңнан тыелып, БЕР ҮЗЕҢƏ гыйбадәт кылып яшәргә язсын! Безне ярдәмеңнән ташлама, Үз рәхмәтеңдә булуыбызны насыйп әйлә...
Раббәнә әәтиннәә фиддүнья хәсәнәтәү үә филь әәхыйрати хәсәнәтәү үә кыйнәә газәәбәннәәр. Бирахмәтикә йә әрхәмәрраахимиин. Әәмиин.
*Егетләр яза, ярдәм сорый! Лена апа, передокка керергә мотоцикл кирәгрәк, булса яхшы булыр иде. Егетләр, ташламасын, мама Ленага әйт әле дип калдылар.
*Ризида: Лена апа, хәерле кич. Аллага шөкер, посылкалар барып җиткән, егетләр барысын бергә тутырып алга керткәннәр, сигаретлар да кергән. Бик куанган, Аллага шөкер. Алланың рәхмәте яусын сезгә.
* Елена Вәлиева: Без бик тә шат, Ризида! Менә бит, передокка керә посылкаларыбыз, кулдан-кулга биреп кертәләр. Исән- саулар гына булсыннар, җаннарым!
*Дилә Гарипова: Лена апагыз егетләргә ничек кенә булышырга да белми, халыкка мөрәҗәгать итеп тә карый, халык гүя ишетми, ишетергә дә теләми, әйе, без хатын-кызлар кулдан килгәнчә булышабыз, ир-егетләр нишләп тынычлап утыра соң, кулдан килгәнчә эшли аласыз бит, афәт бара, сездә дә егетләр бар, киткәннәре исән-сау кайтсын өчен берләшеп ярдәм итик, сораган әйберләрен табыйк, ясыйк. Мунчаларга кадәр ясап озаталар бит. Әйбер ташырга арбалар да кирәк, булдыра алсак та эшләмибез. Һәркем кечкенә генә ярдәм итсә дә, күпме савап җыяр иде. Кадаклар тулып ятадыр кемдәдер, кирәкмәгән, ә егетләргә блиндажлар төзергә кирәк, урман кисәләр, пычкы, балта, көрәкләр бар да кирәк. Аңларга вакыт инде, иптәшләр!
*Елена Вәлиева: Хәерле иртәләр дип язарга да кул бармый. Бүген авылдашларыбыз Фәүзия һәм Нәкыйп Хәйретдиновларның кияве, Көшкәтбаш егете Азат кайта, китмәскә дип кайта. Мобилизация белән киткән егет, 3 ел яу кырында, алгы сызыкта көрәшкәннән соң... Ни үкенеч. Тагын 3 бала ятим калды. Урының җәннәт түрләреннән булсын, Азат. Якыннарына Аллаһ күркәм сабырлыклар бирсен.
Әле генә Херсон егетләренең хәлләрен сорашырга уйлап, элемтәгә чыгуым булды. Лена апа, янабыз, сез алып килгән мотоцикл белән машинагызны да бәрделәр, янабыз, диде дә өзелде... Әй Аллам, егетләрне генә харап итмә. Хәтерләсәгез, моннан 2,5 ел элек иң беренче алып барган мотоцикл иде, машина да исән килеш 2 ел чамасы йөрде. Без тәмле итеп ашап, йомшакта йокларга ятабыз. Ә егетләр хәзерге вакытта ил өчен үзен-үзе кызганмый. Кемнең йөрәге ничек итеп кабул итә, анысы үзегезгә мәгьлүм.
*Безнен медвзводлар бу, жаныкайларым!
Ярдәм кирәк булачак, мотоцикл, авыртуны баса торган уколлар, таблеткалар, шприцлар, бинтлар... Азык-төлек, иминлек челтәрләре.
*Видеодан хәбәргә чыктылар, эчә торган су колонкаларын бөтенесен «бетереп» чыктылар, мотоциклның бер тәгәрмәче генә калды, «Калина» машинасы да бетте, югалту, яралану... Окопта 44 градус эсселек, егетләр чирли, температуралары югары, мәшһәр монда диде. Менә шуннан чыгып нәтиҗә ясагыз инде, булышыргамы, юкмы? Су алырга төнлә чыгып киттек, иртә белән кайттык, диләр
*Аллаһның мең рәхмәте яусын күршеләребез Салавыч авылы хатын-кызларына, күп итеп токмач әзерләгәннәр. Әле алып төштек. Рәхмәтләр яусын шушы эшләрне оештырып йөрүче Гөлшат апага. Аллаһ биргән гомерне саулыкта, тынычлыкта үткәрегез, Гөлшат апа.
*61500 сумлык материаллар кайтты, рәхим итеп бу саваплы эштә катнашырга теләге булганнар алып китеп үрә аласыз, егетләрнең үтенечен канәгатьләндерик, моңарчы катнашмаганнарга да кагылсын иде әз булса да!
*Нормадан Ирек, Яңгулдан Ләйлә алып киттеләр, кичкә Салавычлар алып китә! Бөрбашлар, сез ни хәлдә, үрәсезме? Арбордан килсәләр Сезгә дә биреп җибәрәм!
*Мама Лена дип өзелеп торган «Ферганам» да юк инде, йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды, әй, Аллам.
*Берәр кешедә планшет юкмы? Иске. Экраны кабына торган булса ярый, именно кулланышта булганы кирәк, СВОдагы егетләр соравы бу. 8 данә кирәк әле.
*Булатның классташы, авылдашыбыз Инсаф Рәис улы Габдрахмановтан — 3000 сум. Аллаһ ризалыгы өчен булып, кабул итсен, үзләренә әҗер-савапларын өеп бирсен.
* Авылыбызның игелек-ле, олы йөрәклесе (аноним) Булатка сварочный аппарат, 20 килограмм электрод һәм су савытлары алып килгән. Кылган изге гамәлләрен Аллаһ разый булып кабул итсен, үзенә ни тели, шуны өеп бирсен.
*Су өчен куб алып килгән Айратка бик зур рәхмәт, улы сау-сәламәт булып, исән-сау табылсын, Аллаһ ярдәменнән ташламасын.
*Бәлки игътибар иткәнсездер, Гүзәлия төркеменнән ярдәм күренми дип.... Разведрота өчен 1 мотоциклга (105000 сум) һәм 5 рациягә (32300 сум) акча туплап, бүген алдык. Гүзәлия төркемендәге безгә ярдәм итүче олы йөрәкле барлык искиткеч яхшы, чын КЕШЕләргә ихластан рәхмәтебезне ирештерәбез. Һәрбер кылган изге гамәлегез Аллаһ ризалыгы өчен булсын, үзегезгә Хаҗ кылган савап-ларын бирсен, сугышлар туктап, калган егетләребез исән-имин кайтырга сәбәпче итсә иде, Йә Раббым Аллам!
*Хөрмәтле Арбор ярдәмчеләребез, волонтерларыбыз!
Бертуктамыйча, сабыр гына егетләребезгә ярдәм итүегез өчен ихлас күңелдән олы рәхмәтебезне юллап, хәерле гомерләр телибез. Әлеге хезмәтегезне Аллаһы Тәгалә сездән разый булып, рәхмәтләренә төрсен, Хаҗ кылган савапларын бирсен, озакка киткән сугышларны туктатырга сәбәпче булып, егетләребез үз нигезләренә, үз гаиләләренә аякларында йөреп, сау-сәламәт кайтырга насыйп итсен, Йә Раббым Аллам.
* Кичә алып кайткан ярдәм болары! Иң беренче олы рәхмәтебез Рөстәм Заһидуллинга (спорт)! Аның булышлыгы белән һәм төяп алып кайтырга ярдәм иткән әтиле-уллы изге күңелле гаиләгә. Бик күп матраслар, мендәр-одеаллар һәм простыня, сөлгеләр. Кемнең ярдәме кергән, Аллаһның рәхмәте булсын.
Фото: волонтерлар төркеме архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев