Хат ташучыларга өстәмә ярдәм күрсәтеләчәк
Бүгенге көндә Татарстанда почта элемтәсенең 1,1 меңдән артык объекты эшли, шуларның 870дән артыгы – авыл җирлегендә
2026 елда Татарстан бюджетыннан авыл почта бүлекләренең 2,3 мең хезмәткәренә ярдәм итү өчен 55,3 миллион сум акча юнәлдереләчәк. Бу карарны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов раслады.
«Почта хезмәткәрләре күп вакытта өлкәннәргә бердәнбер аралашучы, хәбәрләрнең төп чыганагы, балалар һәм оныклар белән элемтә булып тора. Субсидияләр тармак хезмәткәрләрен якларга һәм авыл җирлекләрендә почта бүлекләрен сакларга ярдәм итә», – дип аңлатты ТР санлы үсеш министры Илья Начвин.
Бүгенге көндә Татарстанда почта элемтәсенең 1,1 меңдән артык объекты эшли, шуларның 870дән артыгы – авыл җирлегендә. 2025 елда почта хезмәткәрләре республика халкына 55 миллион хат, 16 миллион газета-журнал, шулай ук 263 мең пенсия тапшырган.
Түләү 2026 ел ахырында бер тапкыр башкарылачак. Мондый ярдәм чарасы 2024 һәм 2025 елларда да булган иде – һәм инде тармакта кадрларны саклап калуга, авыл халкы өчен тотрыклы хезмәт күрсәтүне тәэмин итүгә ярдәм итә.
Реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев