Хатынының җанын кыйган, үз-үзенә кул салган
Әти-әнисенең мәетләрен өлкән уллары тапкан. Коточкыч...
Зубово авылында коточкыч хәл булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 44 яшьлек ир көнчелек аркасында үзенең 42 яшьлек хатынын буып үтергән, соңрак үз-үзенә кул салган. Үлгән әти-әниләрен фатирда аларның улы тапкан. Ул полиция чакырткан.
Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсендә бу хәлгә карата комментарий бирделәр:
«Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе Уфа районы Зубово авылындагы фатирда ир белән хатынның үлем шартларын билгели. Тикшерелә торган җинаять эше кысаларында үлгән ир-атның үз хатынын үтерүгә катнашлыгы булуы тикшерелә», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Мәрхүмәне һәрвакыт елмаеп торган, ачык күңелле кеше буларак белгәннәр.
Автор: Резида Валитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев