Җәмгыять

Хезмәт министрлыгы башлыгы туры эфирда татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк

Эфир 10:00 сәгатьтә башлана.

Иртәгә, 26 сентябрьдә, Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова туры эфирда социаль челтәрләрдән файдаланучыларның сорауларына җавап бирәчәк.

Зарипова социаль-хезмәт өлкәсендә якын арада көтелүче үзгәрешләр, җитештерүдә бәхетсезлек очракларын булдырмау чаралары һәм өлкән яшьтәге гражданнарга дәүләт ярдәме турында сөйләячәк.

Эфир 10:00 сәгатьтә башлана. Турыдан-туры трансляцияне «ВКонтакте» социаль челтәрендә карап булачак.

 


Нет комментариев