Хушлашу сүзе
Җәмгыять

Хушлашу сүзе

2023 елның 16 июнь иртәсен «Балтач газы» идарәсе коллективы кайгылы хәбәр белән башлады.

26 елдан артык гомерен халыкны газ белән тәэмин итү өлкәсенә багышлаган, алыштыргысыз хезмәткәр Айрат Хәмит улы Гәрәев вакытсыз вафат булды. Бу зур югалтуны кичерергә Айратның әтисе Хәмит Гәрәй улына, тормыш иптәше Раушания ханымга, балаларына, оныкларына, туганнарына сабырлык, түземлек теләп, авыр кайгыларын уртаклашабыз. Хезмәттәшебезнең якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.


Айрат Хәмит улы Гәрәев

Нет комментариев