Хушлашу сүзе
Мәрхүмнең тормыш иптәшенең, балаларының, якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз, сабырлыклар телибез
28 ноябрь көнне районыбызга авыр хәбәр таралды — озак еллар «Якты юл» хуҗалыгын җитәкләгән, әле сентябрь аенда гына үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп узган Хәмит Гәрәй улы Гәрәев вафат.
Гәрәев Хәмит Гәрәй улы — 1935 елның 26 сентябрендә Куныр авылында туа. Пыжмара урта мәктәбен тәмамлагач, хезмәт юлын колхозда учетчик булып башлап җибәрә. 1955-1958 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайткач, Чавал авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлегендә укый. Аны тәмамлагач, «Якты юл» колхозына агроном итеп билгеләнә. 1969 елда шушы колхозның рәисе итеп сайлана. Хәмит Гәрәев үзенең бөтен сәләтен, белемен, оештыру осталыгын колхоз производствосын үстерүгә багышлаган киң эрудицияле, гаять инсафлы һәм тыйнак шәхес була. Ул җитәкчелек иткән елларда «Якты юл» күмәк хуҗалыгы танымаслык булып үзгәрә, авыл ныгый, үсә, яшь белгечләргә, яшь буынга күпләп эш урыннары булдырыла. Хуҗалыкларда яңа йортлар саны күбәя, авылда яңа яшьләр урамнары барлыкка килә. Куныр авылында ике катлы идарә йорты, мәдәният йорты, зур балалар бакчасы, урта мәктәп, ике катлы сәүдә үзәге, ашханә, икмәк комбинаты, амбулатория, лимонад һәм тегү цехларының биналары калкып чыга. Шундый ук зур төзелешләр янәшә Шода авылында да башкарыла. Районда беренчеләрдән булып мәһабәт мәчетләр сафка баса, авылга асфальт юл җәелә. Колхоз җирлегенә караган дүрт плотина төзелә, уңайсыз җирләргә йөзәрләгән гектарда урманнар утыртыла.
Хәмит Гәрәев җитәкләгән хуҗалыкның икътисадый нигезе гел нык була. Ул игенчелектә дә, терлекчелектә дә тиңе булмаган сикереш ясый. Хуҗалык озак еллар район колхозлары өчен нәселле таналар җитештерү белән уңышлы шөгыльләнә, район күләмендә сөт терлекчелеген үстерүгә зур өлеш кертә. Хәмит Гәрәев җитәкләгән чорда «Якты юл» колхозы хуҗалык итүнең барлык тармаклары буенча алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әверелә. 1996 елгы җитештерү күрсәткечләре белән хуҗалык район күләмендә җиңүче дип танылып, хакимиятнең махсус Дипломы һәм чылбырлы трактор белән бүләкләнә. Мондый җиңүләр колхоз өчен гадәти күренеш була.
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Хәмит Гәрәй улы Гәрәев «Почет билгесе», Хезмәт Кызыл байрагы, Икенче дәрәҗә «Ватанга хезмәт иткән өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары һәм «Балтач районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә. Аңа Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе, Балтачның мактаулы гражданины исемнәре бирелә.
Кешелек горурлыгын югалтмыйча, теләсә нинди вәзгыятьтә, теләсә кайсы биеклектә кеше булып калу бик сирәкләрнең ихтыярыннан килә. Хәмит ага нәкъ әнә шул сирәкләрнең, зирәкләрнең берсе иде. Хәмит Гәрәев районда һәм әле республикада да иң озак рәис булып эшләгән кешеләрнең берсе. Тагын бер үзгәлек: гомере буе үз авылында җитәкче булган кеше. Өстәвенә авылдашлары пенсиягә чыккач та җибәрергә теләмичә, «быел гына... бер ел гына эшлә инде» дип үтенә-үтенә 65кә кадәр эшләткән шәхес тә...
Ветеран соңгы көннәренә кадәр Куныр авылында гомер кичерде. Тормыш иптәше Ания ханым белән ил-көнгә, җәмгыятькә файдалы ул-кызлар үстерде. Туганчылыклы, ярдәмчел Хәмит Гәрәев олыгайган көннәрендә дә бик күпләргә киңәш-табыш итәрлек остаз иде, аның һәрчак үзенең төпле, акыллы фикере, гамәлгә ашырырлык максатчан хезмәт алымнары булды. Хуш, Хәмит ага! Район җәмәгатьчелеге сезне мәңге онытмас! Урыныгыз оҗмах түрләрендә булсын!
Мәрхүмнең тормыш иптәшенең, балаларының, якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз, сабырлыклар телибез.
Р.Р.Нотфуллин, М.Х.Зарипов, А.Ф.Хәйретдинов, Т.Г.Һадыев, Н.Н.Сабирҗанов, Г.С.Мөхәммәтшин, Н.С.Салихов, Э.К.Камалов, С.М.Исрафилов, Ф.З.Әхмәтханов, Н.Г.Садыков, Х.С.Сибәгатуллин, Х.Ә.Хаҗиев, Р.Ф.Солтанов, Р.Т.Михайлов, В.М.Зәкиев, Р.О.Егоров, А.М.Ганиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев