Юрий Камалтынов:"Татарстанның барлык сайлау участокларына да "Бердәм Россия"дән күзәтүчеләр җибәрелде
Җәмгыять

Юрий Камалтынов:"Татарстанның барлык сайлау участокларына да "Бердәм Россия"дән күзәтүчеләр җибәрелде

"Сайлауларның кануннарга тәңгәл килеп үтүе мөһим", - дип белдерде ТР Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе.

Татарстандагы барлык сайлау участокларына да "Бердәм Россия " партиясеннән күзәтүчеләр җибәрелде. Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәгендәге брифинг вакытында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары. ТР Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов шулай дип белдерде.

" Участоклардагы сайлаулар барышын дикъкать белән күзәтәчәкбез".- диде үзенең чыгышы башында ук Юрий Камалтынов. Шулай ук муниципаль сайлауларда "Бердәм Россия"дән 6000нән артык кандидат тәкъдим ителүе хакында да искәртте.
Фото: http://tatarstan.er.ru/news/2014/12/22/yurij

250

Нет комментариев