Нормадагы "Бәхет" кибете янындагы автобус тукталышында пассажирларны ямьсез күренеш каршылый - автобус көтүче эскәмиясенә буш эчемлек шешәләре, каплары өеп куелган.
Күрәсең, кичен "капкалап" утырыр өчен шәп урынга әйләнгән бу, кибете дә якында гына бит, алып чык та эч кенә. Чүп савыты куелмаганга күрә кая ташларга белмиләр, күрәсең. Ә болай кем җыя аны... Чәршәмбе көнне чүп җыеп йөрүчеләр аламы?... Белмим шул, аларның өеп куйган чүпләрне тутырып маташканнарын күргән юк әле. Бер сумкага җыелып куелган булса, алып китәрләр бәлки.Үзләренә күрә эскәмиягә җыеп барсалар да, матур күренеш түгел икәнлеге белән килешәсездер.
Нет комментариев