Зиләбез Анапада волонтерлык осталыгын камилләштерә (фото)
Җәмгыять

Зиләбез Анапада волонтерлык осталыгын камилләштерә (фото)

Балтач кызы, актив волонтер Зилә Әдһәмова Анапа шәһәрендә узучы «Карта добра» форумында катнаша.

"Бүгенге көндә мин "Карта Добра" дип исемләнгән Бөтенроссия форумында катнашам, биредә Россиянең иң текә волонтерлары җыелган. Бер генә буш вакытыбыз да юк, эш графигы секундлап төзелгән", дип яза Зилә үзенең контакттагы шәхси битендә.
Хәтерләсәгез, узган ел әлеге форумда Балтач мәктәбеннән Зилә Хәсәнова катнашкан иде. Ул 2нче урынга лаек булып, ГТОның алтын значогы белән бүләкләнде.
Без ышанабыз, Зилә Әдһәмова да сер бирмәс, адашының уңышларын кабатлар. Без исә Зиләгә зур уңышлар теләп, Балтачыбызга җиңү белән кайтуын телибез.

250

Нет комментариев