Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Әфлисун (апельсин) согы

Тәмле булсын!

4 әфлисунны башта яхшылап юарга һәм 12-24 сәгатькә туңдыргычка куярга. Әфлисуннарны туңдыргычтан алгач, эретү һәм турарга җайлы булсын өчен бераз кайнар суда тотарга кирәк.

Һәр әфлисунны 6-8 кисәккә бүләбез. Һәм кабыгы белән бергә иттарткыч аша чыгарабыз.

Әлеге массаны 3 литр салкын су (кайнатылган яки фильтрланган) белән кушабыз, 15 минут тотабыз һәм марля аша сөзәбез.

Шушы массага 6-7 литр су, 0,7 кг шикәр комы һәм бераз лимон кислотасы өстибез. Лимон кислотасы урынына бер лимон согы сыгарга мөмкин.

1 сәгатьтән соң әфлисун согы әзер. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев