Тәбикмәкләрне кызган табада ике яклап кыздырабыз һәм майлыйбыз
Кирәк булачак:
- су 330 гр
- сөт 500 мл + 320 мл сөт
- шикәр 2 чәй кашыгы
- 10 гр чүпрә (чи чүпрә 30 гр)
- 270 гр он
- манный ярмасы 400 г
- тоз 1 чәй кашыгы
- йомырка 2 данә
- сода 0,5 чәй кашыгы
Җылы су, сөт (320 г),чүпрә, шикәр, он, йомырка һәм манный ярмасын бергә кушабыз, яхшылап болгатабыз һәм җылы урында якынча 30 минутка калдырабыз.
Сөтне (500 мл) кайнатабыз, сода кушабыз һәм шуны камырга әкренләп кушабыз. Консистенцияне үзегез көйләгез. Аннан тоз салабыз.
Кызган табада ике яклап кыздырып алабыз. Әзер тәбикмәкләрне майлыйбыз.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев