“ӘКӘМ-ТӨКӘМ”
180 оС кызулыктагы духовкада 15-20 минут пешерергә.
Камыр: 100 г атланмай, 200 г он, 2 йомырка сарысы, 70 г каймак, 1 кап ванилин.
Эчлек: 2 йомырка агы, 120 г шикәр комы.
Барлык ингредиентларны кушып, камыр басарга һәм пакетка салып, 30 минутка суыткычка куярга. Эчлек ясау өчен, йомырка агына шикәр комын өстәп, күбек барлыкка килгәнче тугларга. Суынган камырны
14 өлешкә бүләргә һәм шарчыклар әвәләргә. Һәркайсын җәеп, урталай бөкләп, эчлекне салырга, аннан тагын бер кат бөкләргә һәм кырыйларын чәнечке белән ябыштырырга. 180 оС кызулыктагы духовкада 15-20 минут пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев