Бер тәмле бутерброд ясарга өйрәтим әле сезне дә, сез бәлки күптән беләсездер, мин җәй көне генә белеп алдым, һәм нык яраттым, ошаттым.
Кирәк булачак :
Батон
Майонез
Сарымсак
Копчёный тавык ите
Помидор
Сыр
Батон кисәкләренә сарымсаклы майонез сылыйбыз. Вак итеп туралган ит, азрак помидор салабыз. Өстенә сыр кырабыз һәм духовкага тыгабыз. Сыр җебегәнче тотабыз. Батоны нык катып китмәсен! Ясап карагыз әле, бик тәмле чыга!
Чыганак: https://vk.com/id520766709?w=wall520766709_225/all
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев