Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бик тәмле балан пирогы

Пирогны 180 гр кайнар мичтә 40 минут пешердем.

Эчлек:
1 кг балан һәм 0,5 кг коры квасны калын биек табага салып болгатабыз. Аннары кайнар су салып болгатабыз (әз-әз генә салабыз), сыек булырга тиеш түгел. Табаның төбе коры булып калырга тиеш түгел.160 гр мичкә куябыз.1 сәг вакыт узгач алып болгаттым.

Мичне 150 гр ка куеп тагын 1 сәгатькә куйдым. Тагын алып болгаттым, тәменчә шикәр комы салып болгаттым да, тагын 30 минутка куйдым. Алып болгатып мичкә куйдым сүндереп. Суынганчы торды мичтә.

Камыр өчен:
2 йомырка 1 ст җылытылган сөт, 1 чәй калагы тоз, бүлмә температурасындагы сыер мае, 2 аш каш майонез, 1 пакет чүпрәне ярты ст җылы суга 1,5 аш кашыгы шикәр комы салып пакетка куям. Бик тиз кабарып менә. Барысын кушып камыр басам.

Соңыннан 2 аш каш исле сыек май салып басам озак итеп, пакетка салып куям суыткычка 40 мин чамасы була. Әзер камырдан төрле пирог ясарга була. Мин балан эчлеген салып пешердем, 180 гр кайнар мичтә 40 минут пешердем.

Автор: Рәмзия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә